Зәй көрәшчеләре ярышта катнашты

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
22-24 октябрь көннәрендә, Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион турнир булып үтте. Әлеге турнирның 20нче мәртәбә оештырылуы. Зәйдән анда ике командада 12 көрәшче үзләрен сыный. Көрәшчеләребезнең бил алышын карарга районнан бер төркем спорт ветераны да барды. Бил алыш 3 келәмдә барды. Беренчеләрдән булып келәмгә авырлыклары 60, 70 һәм 80 килограммлы егетләр чыкты. Турнир ике көн барды, нәтиҗәдә Зәй командасы 14 урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International