ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2015 ел
шимбә
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 7570 гектарда алынып, 314155тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 90,1 проценты.
Чаллыда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Республиканың 14 районыннан командалар катнашты. Зәй командасы 5урынга чыкты.
29 октябрьдә 1 мәктәпнең 7 сыйныф укучылары Сталин репрессиясенә багышланган “Өзелгән очыш” дигән тематик кичәдә булдылар. Музей диварларында эленгән листовкалар, үлем приговорлары шул вакытны хәтерләтә иде.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
Россиядә, ел саен 30 нчы октябрьдә репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Зәй туган якны саклау музеенда тематик чара үтте.Бу чара, хәзерге мәктәп балаларына тарихта тирән эз калдырган “сталин репрессиясе”н тагын да тирәнтен аңлау мөмкинлеге бирде. Балаларның фикерләре һәм кичерешләре белән “Яңа Зәй” газетасы битләрендә таныша аласыз.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәйле - Фазыл Шиапов районда гына түгел, республикада мәгълүм рәссам. Ул “Могҗизалар кыры” телевизион тапшыруның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган махсус чыгарылышында катнашып кайтты. Тапшыруны 30 октябрь, җомга көнне кичке, 19 сәгать 45 минутта карый аласыз.
ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы күләмен арттыру буенча килешү төзелде.
Үткән шимбәдә “Энергетик” мәдәният сараенда “Татар моңы” бәйгесенең төбәкара бәйгесе үтте. Зәйдә әлеге чара бишенче тапкыр үтә. Анда 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала.
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында район-шәһәрдә, кышка кергәнче, урам-ишегалларын чистарту, тәртипкә китерү эше дәвам итә. “Инвестстройсервис”, “Горзеленхоз”, торак милекчеләре ширкәтләре бу эш белән көн саен шөгыльләнә.

28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Ноябрь ае ахырында Казанда Татарстан православие дине вәкилләре форумы булачак. Республикада, шул исәптән районнарда, традицион конфессияләргә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Әлеге җәһәттән Зәй район җитәкчелеге дин әһелләре белән очрашулар уздыра. Аның чираттагысы бүген район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узып, районда чиркәүләр торышы, проблемалар турында сөйләшү булды.
Бүген район башлыгы каршында эшләүче террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International