Зәйдән Сафиннар экипажы җиңүче

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Сарман аграр көллияте базасында республиканың яшь комбайнчылары арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" ("Славим человека труда") дип исемләнгән конкурсның икенче этабы узды. Анда 15 районнан килгән 30 яшькә кадәрге алдынгы комбайнчылар катнашты. Конкурста “Зәй” агрофирмасыннан Артур һәм Айнур Сафиннар экипажы “Иң күп ашлык суктыручы” номинациясендә җиңүче дип табылды. Аларга телевизор һәм акчалата бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International