Көннәр әйбәт торса татлы тамыр казуны тәмамлау мөмкин

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Яңгыр һәм юеш кар чөгендер алу эшләрен бераз тоткарлады. Бүгенгесе көнгә районыбыз кырларында 13 РОПА комбайны, 2 америка комбайннары эшли. Чөгендер барлык мәйданның 88 процентында – 7410 гектар мәйданда алынган. 311 мең тонна татлы тамыр җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 419 центнер. Атна башында «Зәй” агрофирмасы хуҗалыкларында 150 гектар, “Восток” та – 700, ә “Зәй шикәрендә” – 250 гектарда уңыш җыеп аласы калган. Көннәр әйбәт торса казып алу эшләре берничә көн эчендә тәмамланырга мөмкин. Шикәр заводына 650 тонна чөгендер килгән, шуның 220 тоннасы Зәй районы кырларыннан. 70 мең тонна шикәр комы алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International