Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 88,2 процентында алынды .

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 7410 гектарда алынып, 310800 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 88,2 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 419 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International