9 декабрдә үзәк китапханәдә Ватан Геройлары көне уңаеннан “Рәсәй – геройлар Ватаны” дигән тарихыи сәгатъ уздырылды. Чарада коррекция мәктәбенең 6 сыйнйф укучылары катнашты. Китапханәче Камалеева А.Р. бу бәйрәмнең килеп чыгуы тарихы белән таныштырды, Рәсәй геройлары, иң дәрәҗәле орденнар турында сөйләде. Кичә барышында презентация һәм видеороликлар күрсәтелде.