Иске Зәйдә инвалидлар декадасы дәвам итә

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрьдә Район мәдәният йорты хезмәткәрләре “ЮНИТИ” бию төркеме әгъзалары белән ветераннарның өйләренә барып аларның күңелләрен күтәрделәр. Емелин Василий Петрович, Лукъянов Максим Данилович өйләрендә булып, аларга музыкаль сәләм тапшырдылар һәм ашамлыклар җыелмасы бүләк иттеләр. Мондый очрашудан соң ветераннарның күзләренә яшь килде, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International