Хөрмәтле эшмәкәрләр! 14-18 декабрь көннәрендә Казанның “Ногай” кунакханә комплексында (Профсоюз урамы, 166 йорт) иртәнге 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр “Уңышка өч ачкыч” дигән бер көнлек тренинг үткәрелә. Катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз! Тренинг бушлай. Рәхим итегез!
Әле күптән түгел генә безнең укучылар Алабуга Федераль университетының педагогия институтына ачык ишекләр көненә барганнар иде. Инде менә кунаклар үзләре килде. Алар Федераль университетка чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга барырга өндәп йөри.
8 деабрь көнне шәһәр мәдәният йортында балалар өчен инвалидлар декадасы уңаеннан “Көчле рухлылыар” дигән социаль фильм күрсәтелде. Әлеге фильм нинди авырлыкларга карамастан югалып калмаска, рухи көч белән тормышны дәвам иттерергә өйрәтә.
Зәй «Ялта-Зәй» чаңгы базасында “XXI гасырда керәшеннәрнең рухи миссиясе” дигән темага төбәк фәнни-гамәли конференциясе булды. Биредә әлеге конференциянең беренче мәртәбә оештырылуы. Мәртәбәле чара “Новый завет”ның татар теленә тәрҗемә ителүнең 10 еллыгына багышлана.
8 декабрьдә Якты Күл авылында яшәүче Байрашева Марфа Ивановна өчен истәлекле вакыйга булып үтте. Яңа 90 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Сергей Пудов килделәр.
Яңа елны каршы алырга да күп калмады. Инде уенчыкларны әзерләп кую һәм аларны барлау мәшәкатьләре килеп җитте Шуңа да шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар уенчыклар әзерләү эшенә кереште.
1 декабрь көнне Ал.Слобода авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кыссаларында ачу чарасы үтте. Аны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән катнаштырып алып бардылар. Шулай ук инвалидлар өчен төрле уеннар һәм бәйгеләр тәкдим ителде.
8 декабрьдә “Тату гаилә” балалар бакчасында яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре бәйрәм оештырдылар. Алар “Баба егада кунакта” исемле әкият белән чыгыш ясадылар.
6 декабрьдә профориентация максатыннан Зәй районы унберенче сыйныф укучылары Алабуга педагогия институтында ачык ишекләр көнендә булдылар. Анда укучыларга институтның кабинетларын һәм залларын күрсәттеләр.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, өлкәннәргә өйгә йөреп социаль хезмәтләр күрсәтү белгечләре, Зәй политехника көллияте хезмәткәрләре белән берлектә “Студентлар ярдәм күрсәтә”дип исемләнгән акция оештырдылар.