Зәй районында Ватаныбыз Геройларына мемориаль такта куялар

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Районыбыз һәм шәһәребездә Ватаныбыз Геройлары көне оешкан төстә уза. Шуларның иң истәлеклесе сугыш ветераннарына мемориаль такта урнаштыру. Бүген Югары Нәлем, Якты Күл мәктәпләрендә, иртәгә Сәвәләй мәктәпләрендә: шундый тантана узачак. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары: Никита Васильевич Осипов, Петр Гаврилович Абрамов һәм Кузьма Иванович Смирнов хөрмәтенә истәлекле такталар куелачак. Бүген билгесез Солдат һәйкәле янында Ватаныбыз Геройлары истәлегенә багышланган тантана булды. Анда район һәм шәһәребез җитәкчелеге, җәмәгатьчелек катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International