Өч егет батырлыгы

2015 елның 12 декабре, шимбә

Валерий Утяганов, Алеша Чернов, Валентин Скобелев. Бу батыр егетләр турында сөйләү бик авыр булса да, яшь буын алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Шулай да ата-анага никадәр авырлык, күз яше китергән әлеге вакыйга яралары әле дә төзәлмәгән,алар яшеренеп кенә тора. Зәй районыннан әлеге сугыш афәтенә 205 зәйле катнашкан. 10 декабрьдә музейның батырлар залында әзерләнгән чарага егетләрнең әти-әниләре килгән иде. Алар беренче мәктәпнең 7 сыйныф укучыоары белән очрашып, аларга үзләрнең кичерешләрен балаларга җиткерергә тырыштылар. “Чечнәдәге сугыш үзебезнең илебездә барса да ул 18 ел буена барган Кавказ өчен милләтчеләр белән аяусыз көрәш була, чөнки ул төрле бандаларга бүленгән төркем һәм аларның барысы да террор һәм кешелеккә каршы аяусыз булу нәфрәте белән агуланган кешеләр икәне билгеле. Шуңа күрә дә тынычлык өчен барган сугыш һәрвакыт җиңеп чыга, чөнки халкыбыз тынычлык яклы” – ди ата-аналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International