13 декабрь көнне хезмәт ветераны Елизавета Гавриловна Захарованың тормыш бәйрәме булды. Аңа 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Клара Габидуллина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде. Елизавета Гавриловнага илебез Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырларын башкардылар.