Минзәләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында семинар-киңәшмә үтә. Ул авыл халкының эш активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү сораулары буенча уздырыла. Анда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район делегациясе, шул исәптән җирлек башлыклары да катнаша.