ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Зәй үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Чордаш” клубының чираттагы утырышы Энергетиклар көне уңаеннан оештырылды. Анда сүз энергия җитештерүче һөнәрләр турында барды. Утырышка 3нче мәктәп укучылары чакырылды. Чарада энергия җитештерүче һөнәрләр, моның өчен кайларда уку кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Минзәләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында семинар-киңәшмә үтүе турында хәбәр иткән идек. Ул авыл халкының эш активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча оештырылды.

Зәйдә мәдәният идарәсе мәктәпләр арасында ел саен Кыш бабайлар бәйгесе оештыра. “Энергетик” Мәдәният сараенда шәһәр мәктәпләре арасында быелгы бәйге узды. Анда татар гимназиясе Кыш бабае чыгышы иң яхшысы дип табылды. 5нче мәктәп- II, 4нче мәктәп - III урында.

“Бердәм Россия” партиясенең “Александро-Слобода” бүлеге республикада үткән бәйгедә җиңүче булды. Ул барлык авыл җирлеге башлангыч партия оешмалары арасында иң яхшы оешма итеп танылды.

Зәй ТБҖ (ЗПСК) заводы Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш төзелеш индустриясен кирәкле материаллар белән тәэмин итүче иң олы предприятияләрнең берсе иде, ләкин соңгы елларда ул бушап калды.

Чираттагы «Гаилә дәресе» 2015 нче елның 14 декаберендә Зәй шәһәренең 5 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрде.

13 декабрьдә “Яшьлек” боз сараенда 2008 елда туган балалар арасында хоккей турниры узды. Анда: Чиләбедән “Танкоград”, Ижаудан «Заря», Әлмәттән “Нефтяник”, Түбән Камадан “Нефтехимик”, Җәлилдән “Торнадо”, Зәйдән “Яшьлек”


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

11 декабрьдә Зәйдә террорга каршы район комиссиясе утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

14 декабрьдә шәһәр мәдәният йортында укытучы Нина Афанасьевна Владимирова җитәкчелегендә 2 сыйныф укучылары өчен Конституция көне балалар күзлегеннән дигән кичә үткәрелде.

Июль аеннан шәхси хуҗалыкларда каралты төзү өчен аерым программа эшли башлады. Субсидия 200 мең күләмендә республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Безнең районнан 4 хуҗалык төзү өчен әлеге сумманы алды инде. Тагын 1 кешегә документлар әзерләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International