2007 елдан бирле Геройлар көне безнең шәһәребездә зурлап үткәрелә. Чөнки безнең шәһәребездә сугышка 11600 кеше киткән, шуның 7410 сугыш кырларында ятып калган һәм без бу вакыйгага битараф булып кала алмыйбыз. Бу көнне музейга 1 мәктәпнең 5 сыйныф укучылары килде. Алар Геройлар турында белешмә алганнан соң безнең якташларыбыз тулы Кавалерлы шәхесләр турында да белештеләр, халкыбыз батырлыгы, аларга карап киләчәк буынны тәрбияләү, һәрбер эштә батырлыкка урын барлыгын җиткерделәр. Ватанга тугрылыклы булу, аның үсешенә барлык көчеңне сарыф итү кебек сыйфатлар һәркемдә булырга тиеш икәнен аңладылыр.