4-9 март көннәрендә Архангельск өлкәсе Кононовская авылында 17-18 яшьлек спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан командасы составында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе спортчылары: Козенкова Софья, Тюленева Кристина, Нехаев Данил, Москов Линар чыгыш ясадылар.
2-3 март көннәрендә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнары вәкилләре катнашты. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.