ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга
"Бөек Җиңү геройлары-2020" иҗади конкурсы бара. Оештыручылары: Россия Язучылар берлеге, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, «Сер түгел» нәшрият йорты. Кергән 16077 эш арасыннан 9763 эш сайлап алынды.

18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Наркомания-кешенең физик сәламәтлеге һәм социаль статусы өчен, аның яшенә һәм җенесенә карамастан, универсаль куркыныч булган күренеш. Хәзерге җәмгыятьтә наркотикларның зыяны турында бик азлар гына белми, әмма, шуңа да карамастан, алар элеккечә төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итә, күпләр өчен зыянга әйләнә. Наркоманияне кисәтү-җәмгыятьтә наркотикларга бәйлелекне бетерү буенча куелган бурычларның бер өлеше булып тора.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. ТР КоАП 3.6 маддәсе,1 өлеше буенча «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" буенча 36 административ беркетмә каралды. Ачыкланган хокук бозуларга юл куйган затлар административ җаваплылыкка тартылган.
17 июнь көнне Казан шәһәрендә видеоязмалар буенча читтән торып үткәрелгән «Минем яраткан Татарстан» ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган, Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды.
18 июнь көнне өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй муниципаль районы вәкиллекле органнары утырышлары узды.
2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының баш суд приставы гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Ул якташыбыз, Советлар Союзы Герое Николай Майков исемен йөртәчәк. Зәй муниципаль районы Советы карары белән шәһәрнең Воздвиженка микрорайонының көнбатыш өлешендә урнашкан өлешкә Николай Майков исеме бирелде.

17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе
Бүген хәрби комиссариатта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов һәм комиссия әгъзалары катнашында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды.
17 июньдә Зәй районы башлыгы Р.Г. Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агрокөч" АҖ, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалар белгечләре катнашында район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чираттагы тикшерү булды.
Роспотребнадзорның ТР (Татарстан) идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге сезнең игътибарга шуны җиткерә: үз эшчәнлегегез турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, 2020 елның 18 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International