Авыл хуҗалыгы эшләре район башлыгының даими контролендә

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

17 июньдә Зәй районы башлыгы Р.Г. Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агрокөч" АҖ, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалар белгечләре катнашында район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чираттагы тикшерү булды. Сәфәрдә катнашучылар "Зәй", "Таң" сөт- товарчылык комплексларында, "Нива"ҖЧҖ терлекчелек объектларында булдылар.Терлекчелек объектларын карау барышында сөт җитештерү күләмен арттыру, нормативлар нигезендә сөт көтүлегенең физиологик торышын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым игътибар технологик төркемнәр буенча ашату рационнарының торышына бирелде. Район башлыгы тарафыннан "Сәвәләй" сөт-товарчылык комплексы буенча - 5,5 тонна сөт җитештерү, "Чыбыклы" буенча тәүлегенә 13 тонна сөт җитештерү бурычы куелды. "Нива" ҖЧҖ, "Шепкә"сөт-товарчылык комплекслары терлекчеләренең эше яхшы оештырылганлыгы билгеләп үтелде. "Шепкә" сөт- товарчылык комплексында тәүлеклек сөт җитештерүне – 7, "Нива" ҖЧҖ да 14 тоннага җиткерү бурычы куелды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов "Дүрт-Мунча" сөт-товарчылык белгечләренең эшен югары бәяләде, анда бер сыердан тәүлегенә 20 килограммнан артык сөт савыла һәм тулаем савым 18 тоннадан артык тәшкил итә."Куш-Елга" сөт-товарчылык коллективы алдына якын арада тәүлеклегенә 15 тонна һәм аннан да күбрәк сөт савып алу бурычы куелды. "Поручик" терлекчелек комплексында хәзерге вакытта 4772 баш үгез бар. 22 июньгә 420 баш яшь үгез сыешлы 4 нче корпусны комплектлауны төгәлләү һәм уртача тәүлеклек үсешне 750-780 граммга җиткерү бурычы куелды. Көнлек эш нәтиҗәләре буенча "Агрокөчләр" АҖ генераль директоры урынбасары А.В. Ибәтуллин район фермаларында нәтиҗәле эшләү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылуын  билгеләп үтте. Район башлыгы тарафыннан, терлекчелек өлкәсе белгечләре алдына куелган бурычлар үтәлер,- дип ышанып әйтергә була диде. Район аграрийлары сенаж, печән әзерләүне, сидераль парларны эшкәртүне, чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртүне дәвам итәләр. 17 июньгә 34940 тонна сенаж, 270 тонна печән әзерләнгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International