2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының баш суд приставы гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга кирәк. Гражданнар Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка «Skype», «Zoom» яки «WhatApp» программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.