Зәйдә Майков исемендәге яңа урам барлыкка килде

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Ул якташыбыз, Советлар Союзы Герое Николай Майков исемен йөртәчәк. Зәй муниципаль районы Советы карары белән, шәһәрнең Воздвиженка микрорайонының көнбатыш өлешендә урнашкан өлешкә Николай Майков исеме бирелде. Советлар Союзы Герое Майков Николай Иванович Иске Тәкмәк авылында туган. Ул Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International