ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 105 мең га мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

17 октябрьдә Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2006 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең йомгаклау уены узды, анда Зәйнең«Барс» һәм Яр Чаллы шәһәренең "Виктория" командалары очрашты.


17
октябрь, 2020 ел
шимбә
17 октябрьдә, район җитәкчелеге катнашында, «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

16
октябрь, 2020 ел
җомга
Зәй муниципаль районында район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, полиция майоры Гарифуллина Р. Г., мәгариф идарәсе башлыгы, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
«Энергетик» мәдәният сарае үзенең 53 нче иҗат сезонын ачты. Яңа иҗат сезонын ачу «Бөтен дөнья безнең кулларда» дип исемләнгән концерт белән башланып китте.
Бүген хакимияттә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан «ЕНВД" ны гамәлдән чыгару шартларында салым салу һәм кече бизнес алып бару» темасына бушлай консультация семинар уздырылды.
16 октябрь көнне Зәй музеенда шагыйрь, журналист, сценарист, документаль фильмнар авторы, филология фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, XIX гасыр башындагы рус журналистикасы һәм әдәбияты тикшеренүчесе - КФУ доценты Айрат Шамил улы Бик-Булатов белән очрашу узды.
Россиядә хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен көзге чакырылыш башланган чорда үткәрелә. 2020 елда ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителүенә йомгак ясады һәм 2019 елда компаниянең ташламалы программалары ярдәмендә техниканы иң актив сатып алган ТОП-10 төбәкне билгеләде.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә Зәй районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International