16 октябрь көнне Зәй музеенда шагыйрь, журналист, сценарист, документаль фильмнар авторы, филология фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, XIX гасыр башындагы рус журналистикасы һәм әдәбияты тикшеренүчесе - КФУ доценты Айрат Шамил улы Бик-Булатов белән очрашу узды. Әңгәмә форматында үткән очрашу 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучыларында тирән хисләр калдырды, ә иң актив укучылар яңа мөмкинлекләр ачарга өйрәтүче китапларга да ия булды. Чарада халыкара конкурслар лауреаты, Зәй балалар музыка мәктәбе укучысы Азалия Рыжова (укытучысы Люция Кадыйрова) һәм концертмейстер Светлана Рыцова катнашты.