ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.
Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда “ЛУКОЙЛ” гавәми акционерлык җәмгыятенең Х1 социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
21 октябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә район чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе
20 октябрь көнне Зәй районы Үзәк китапханәсенең уку залында 2 нче мәктәпнең 9 нче сыйныф укучылары өчен «Яңа буын сайлый» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды.

20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

21 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы бушлай вебинар узачак. Ул "Глонасс" системасын кертүгә багышлана. Уку барышында "Глонасс" системасын кертү буенча "Евротехнологияләр" компаниясенең әйдәп баручы белгече Илья Щулекин системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүе, шулай ук ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 20% ка кадәр киметү өчен GPS трекер куллану турында сөйләячәк. Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер:88005502441 буенча теркәлергә кирәк. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә. AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли: •Сайттагы Чат-бот https://sschool.agropoliya.ru/ •Электрон почта:school@agropoliya.ru. Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» бердәм белем бирү платформасы аграрийларга укулар уздыру өчен билгеләнгән. Ресурс эре предприятиеләр белгечләренә, зур булмаган фермер хуҗалыкларына, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалана алу мөмкинлеген бирә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.

19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе
IX нче яшь талантлар фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Анда гомуми белем бирү, сәнгать, музыка мәктәпләре, студияләр, түгәрәкләр, колледжлар, лицейлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, Россия һәм чит илләрдән 7-18 яшьләрдәге урта махсус уку йортлары студентлары чакырыла.
22 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (кече зал, 2 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Татарстан Республикасында 105 мең га мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International