Зәйдә административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә Зәй районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның барышында ТР КоАП 3.6 ст.1 өлеше «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу», «Яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны урамда йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында транспорт чараларын урнаштыру» буенча 10 беркетмә каралды. Ачыкланган хокук бозуларга юл куйган затларга карата административ чаралар күрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International