Зәйдә "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2020" бәйрәме узды

2020 елның 16 октябре, җомга

Россиядә хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен көзге чакырылыш башланган чорда үткәрелә. 2020 елда ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2020 елның 16 октябрендә "Зәй политехника көллияте" базасында тантаналы шартларда "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2020" бәйрәме оештырылды, ул хәрби техника һәм корал турында видеофильм карау белән башланып китте. Бәйрәмне тантаналы ачу өчен сүз район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чапков Александр Владимировичка бирелде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Зәй шәһәре һәм Зәй районы буенча бүлек җитәкчесе Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы, дини рухани, хәрби хезмәткә чакырылучы егетнең әнисе чыгыш ясады. Шәһәр коллективларының музыкаль, хореографик номерлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International