Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан лизингка сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы саны буенча лидерга чыкты
2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителүенә йомгак ясады һәм 2019 елда компаниянең ташламалы программалары ярдәмендә техниканы иң актив сатып алган ТОП-10 төбәкне билгеләде. Күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы аграрийлары 1 нче урынга чыкты, алар Росагролизингның ташламалы программалары буенча 839 техника сатып алганнар. Алынган техниканың гомуми бәясе 3 млрд.сумга якын. Уртача уңыш та артты: агымдагы елда ул 2019 елга караганда гектардан 5,4 центнерга күбрәк булды. Росагролизингта, аграрийлар яңа техника ярдәмендә урып-җыю кампаниясен вакытында башкарып чыга алдылар, дип билгеләп үтәләр. Саратов өлкәсенә Росагролизинг 2,7 млрд. сумга 568 техника саткан, Башкортостан Республикасына – 1,4 млрд. сумга 443 берәмлек, Краснодар краена – 1,5 млрд. сумга 383 берәмлек, бу төбәкләр Росагролизинг рейтингында узган ел белән чагыштырганда үз позицияләрен шактый яхшырттылар, шулай ук уңыш үсеше дә күзәтелә. Мәсәлән, Башкортстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. 4 млн. 11 мең тонна ашлык суктырылган, бу узган елга караганда 787 мең тоннага күбрәк. Уңдырышлылык узган елгы күрсәткечтән югары һәм ул гектардан уртача 22,8 центнер тәшкил итте(2019 елда – 19,9 ц/га). Ә Краснодар краенда бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы гомумроссия күрсәткеченнән югарырак - 32,2 ц/га (2019 елда - 26,2 ц/га). Росагролизингның төбәк рейтингында түбәнделәр билгеләп үтелде:Мәскәү өлкәсе, компания 1,7 млрд. сумга 381 авыл хуҗалыгы машинасы җибәргән; Самара өлкәсе, 1 млрд. сумга 338 техника сатып алган, бу төбәкләр шулай ук узган ел белән чагыштырганда уңышның артыграк булуы белән дә белән аерылып торалар. Ставрополь крае һәм Ростов өлкәсе техника сатып алуда үз позицияләрен киметтеләр, шуңа да карамастан, төбәкләр элеккечә үк ТОП-10га керәләр. Ставрополь аграрийлары 2020 елда 1 млрд. сумга 317 – техника, ә Ростов аграрийлары 1,1 млрд. сумга 291 техника сатып алганнар. 2016 елдан башлап «Росагролизинг» АҖ төбәкләргә техника җибәрүне елга уртача 50%ка арттырды, 2019 елда рекордлы санда техника (гомуми суммасы 25,5 млрд.сумлык 7 175 берәмлек) техника сатылган. Мондый тенденция саклана гына түгел, ә 2020 елда көчәя генә бара. Бүгенге көндә Росагролизинг төбәкләргә 8 271 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы озатты, бу узган ел белән чагыштырганда 1 096 берәмлеккә күбрәк. Инвестиция чыгымнары үсеше 6,4 млрд. сум тәшкил итте (+25%). Техниканың барлык төрләре буенча да диярлек күрсәткечләрнең үсүе күзәтелә. Җәмгыять тарафыннан тәкъдим ителә торган үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы аеруча зур үсеш күрсәтә. Хәзерге вакытта сатылган үзйөрешле техника күләме 2019 ел күләменнән 5,2 млрд. сумга артып китә. 2019 елдагы кебек үк, «Ростсельмаш» компаниясе һәм Петербург трактор заводы иң зур өлешне алып торалар. Лизинг программалары буенча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу мәсьәләләре, шулай ук субсидияләү программалары буенча төгәлрәк консультацияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм телефон номеры буенча алырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз