17 октябрьдә, район җитәкчелеге катнашында, «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә башланганчы һәм аны уздыру вакытында продукциянең сыйфаты ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор хезмәткәрләре тарафыннан даими контрольдә тотыла. Агымдагы чорда ярминкәләргә 1 млн. 700 мең сумлык продукция китерелде, шул исәптән 11 тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә, 2 тоннадан артык ит, 3,5 тонна он, 2,25 тонна шикәр комы, 4 мең тавык йомыркасы. Ярминкәдә Карташов Н.В., Ионов В.И., Носов А. М., Сироткин В. В. крестьян-фермер хуҗалыклары һәм районның авыл җирлекләре даими рәвештә актив катнашып киләләр. Бүгенге ярминкәдә кунаклар һәм җирле халык сөт, ит һәм балык продукциясе, шулай ук яшелчә, табигый бал, май һәм башка азык-төлек товарлары сатып ала алды. Сәүдәдән тыш, бирегә килүчеләр өчен район мәдәният идарәсе артистлары тарафыннан концерт программасы да оештырылган иде.