ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Р.М. Архипова рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерүгә кагылган мәсьәләләр буенча территориаль ведомствоара комиссиянең утырышы узды.
6 апрельдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) гражданнарны алимент мәсьәләләре буенча кабул итү булачак.

30
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы узды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде.

2021 нче елның 19 нчы мартыннан алып 26 нчы мартына кадәр белем бирү оешмаларында «Нәүрүз»милли бәйрәме куелышларының муниципаль онлайн фестивале үткәрелде.
30 март көнне С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Туган як елына багышланган «Этот тихий край мне мил и дорог» дип исемләнгән әдәби-туган як сәгате узды.
Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар.
9 март көнне "Кайгырту" ирекле үзәге волонтерлары 2020 елдан президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган "Җиңү өчен тест" акциясенә кушылды.
22 мартта Зәй политехник көллиятендә пластик капкачлар җыю буенча «Игелекле капкачлар» Россиякүләм экологик - хәйрия акциясе старт алды. «Кайгырту» ирекле хәрәкәте волонтерлары балаларга пластик шешә капкачларының әйләнә-тирә мохиткә генә түгел, хәйрия фондларына да файда китерә алганын сөйләделәр.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районында язгы санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды, ул 1 апрельдән 31 майга кадәр билгеләнде.
Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International