Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Тикшерү графигына Кадер ФАПы, «Йолдызлык» балалар ял лагеры, футбол манежы, суд приставлары бинасы, Никифоров ур.,71, 73 адресы буенча күпфатирлы йорт ишегалды, «Якты кондыз» балалар бакчасы кертелгән иде.
1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәге базасында чаңгычылар арасында җәйге Чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге узачак. Шәхси-команда ярышлары Татарстан Республикасында чаңгы узышларын үстерү максатыннан үткәрелә.