Зәйдә «Өлкән буын» декадасы кысаларында эш урыннары ярминкәсе узды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Өлкән буын» декадасы кысаларында биш оешма вәкилләре катнашында «вакансияләр ярминкәсе» узды. Ярминкәдә түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: Зәй шикәр заводы (49 эш урынына 21 вакансия); Зәй үзәк район хастаханәсе (44 эш урынына 19 вакансия); Зәй крекер кондитер фабрикасы (13 эш урынына 11 вакансия); Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе (4 эш урынына 3 вакансия); "Орман логистикасы" ҖЧҖ (13 эш урынына 4 вакансия). Ярминкәгә барлыгы 17 кеше килде, шуларның 12се-хатын-кызлар. Гражданнарга барлыгы 123 эш урынына 58 вакансия тәкъдим ителде, эш графигы, хезмәт хакы күләме, хезмәт шартлары һәм эш эзләүчеләргә карата таләпләр, медицина тикшерүе узу турында барлык кирәкле мәгълүмат аңлатылды. Нәтиҗәдә 2 кеше эшкә юллама алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International