Район башлыгы Разиф Кәримовның өлкәннәр көне белән котлавы

2021 елның 1 октябре, җомга

Хөрмәтле пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Өлкәннәргә хөрмәт актив рәвештә үсүче, киләчәге булган җәмгыятьнең мөһим кыйммәте булып тора. Бары тик ветераннарның тирән белеме, тормыш тәҗрибәсенә таянып, аларның акыллы киңәшләрен истә тотып кына уйланылган карарлар кабул итеп була. Әлеге бәйрәм – буыннар элемтәсе югалмау, һәрберебезнең өлкәннәрнең сәламәтлеген, иминлеген кайгыртуда җаваплы булуын искә төшерү дә. Өлкән буын вәкилләре – рухи кыйммәтләр, традицияләрне саклаучылар. Алар - балалар һәм оныкларның таянычы, ярдәмчесе. Өлкәннәрнең район иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашулары соклану уята. Без аларга тиешле вакытта дөрес юл күрсәтүләре, юнәлеш бирүләре һәм үрнәк булып торулары өчен рәхмәтле. Шуңа күрә дә әти-бабаларыбыз, әни-әбиләребез үзләрен ялгыз итеп тоймасын, һәрвакыт туганнары, якыннарының игътибарын тоеп яшәсен өчен без барысын да эшләргә тиеш. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхетле озын гомер телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International