Зәйдә Икътисади Совет утырышы узды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә районның Икътисади Советы утырышы узды. «ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ директоры Георгий Тихонов 2021 елның 8 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга көтелгән эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. 2004 елның сентябреннән «ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ шәһәрнең гомуми мәйданы 607,1 квадрат метр булган күпфатирлы йортларындагы электр челтәрләренә техник хезмәт күрсәтә. Предприятие шулай ук торак йортларны электр белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясый, интеллектуаль исәпкә алу приборлары куюны башкара, юридик һәм физик затларга, шул исәптән электромонтаж эшләре, электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыру, фатир эчендәге электр челтәрләрен техник тикшерү, ремонтлау, шул исәптән, тулы алмаштыру, районда урам утын торгызу хезмәтләрен күрсәтә. Оешма директоры йорт эчендәге электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча даими эш алып бару нәтиҗәсендә, авария хәлендәге гаризалар саны күпкә кимеде, дип билгеләп үтте. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча «Зәй кирпеч заводы» ҖЧҖ директоры Рафаэль Әшрәпов чыгыш ясады, ул 2021 елның 8 аенда предприятие эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре белән таныштырды. Заводның проект куәте-елына 15 млн. данә кирпеч исәпләнә. 41 кешедән торган коллектив елына 2 млн.данәгә кадәр м100, М125 маркалы керамик кирпеч җитештереп чыгара. Утырыш барышында анда катнашучылар килеп туган сораулар буенча үзара фикер алыштылар. Икътисадый Совет утырышына Разиф Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International