ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе
Хөрмәтле район халкы! Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Президентының 20.10.2021 елыннан, 595 номерлы «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның октябрь - ноябрь айларында эш көннәре билгеләү турында» Указы нигезендә, 1.11.дән 3.11.гә кадәр салым түләүчеләрнең шәхси кабул итүен һәм хезмәт күрсәтүен туктатып тору турында хәбәр итә.
Өлкән кешене яки инвалидны озак вакытлы карау системасына кертү аның башка шәһәрдә яшәүче туганнарына, якыннарын кем ашатыр, кирәк булган очракта эчке киемне кем алмаштырыр, тернәкләндерү чараларын кем үткәрер, саф һавага кем алып чыгар дип борчылмаска мөмкинлек бирә.
22-23 октябрьдә Кукмара муниципаль районының Яныль авылында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән 13 нче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе
Билгеле булганча, фатир, йорт, дача, җир биләмәләре һәм автомобиль хуҗалары 2021 елның 1 декабренә кадәр үз милке өчен салым түләргә тиеш. 2021 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2020 ел өчен салым түләү срогы чыга. Федераль салым хезмәте, салым түләү турындагы документларны электрон яки басма рәвештә тарата.
23 октябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә яшүсмерләр арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча традицион «Дуслык» бөтенроссия турниры булып узды. «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:

23
октябрь, 2021 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.
«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырыла. Пандемиягә бәйле чикләүләр булу сәбәпле, ул дистанцион форматта оештырыла һәм 15 октябрьдә старт алды.

22
октябрь, 2021 ел
җомга
Казан мәдәният институты укытучылары зәйлеләргә халык алдында уңышлы чыгыш ясау серләрен аңлаттылар. Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда зәйлеләрне татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү булды. Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган чараны Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары алып барды.
Бүген Зәйдә “Креативные решения Айди Ай" ҖЧШ Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде.
21 октябрьдә Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Ак таяк» айлыгын бәйрәм итү кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International