«Үсеш ноктасы» үзәге - табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгарифне үстерүгә юнәлеш

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе
«Мәгариф» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында 2021 елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр үзәге ачылды. «Робототехника» түгәрәгендә укучылар робот-манипулятор мөмкинлекләрен өйрәнәләр. Физика укытучысы Куров Виктор Иванович җитәкчелегендә балалар практикада роботларны программалаштыруны, имитацион йөкләрне күчерүне һәм робот белән башка операцияләр ясауны сынап карыйлар, тормышта алган күнекмәләрне кайда кулланырга мөмкин икәнлеге белән танышалар. Үзәккә кергән җиһазлар ярдәмендә 2 нче мәктәп укучылары автоматика һәм программалаштыру, робототехника, электроника буенча тирән белем алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International