Ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан "Роспотребнадзор" ның ТР буенча территориаль идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен исәпкә алып, мәгълүмати-агарту чаралар үткәрү планын эшләделәр.
13 март көнне “Яшьләр” паркы территориясендә кар уеннары буенча Чемпионат узды. Көннең салкын булуына карамастан, «Кар уеннары» барысы өчен дә чын спорт һәм сәламәт яшәү бәйрәме булды, анда катнашучылар бәйрәм атмосферасында ял көнен саф һавада бик яхшы үткәрделәр.
Быел илнең мәдәни җәмәгатьчелеге XX гасырның икенче яртысындагы бөек әдәбиятчыларның берсе-Валентин Распутинның тууына 85 ел тулуны билгеләп үтә.