Зәйдә кар уеннары буенча чемпионат узды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

13 март көнне “Яшьләр” паркы территориясендә кар уеннары буенча Чемпионат узды. Көннең салкын булуына карамастан, «Кар уеннары» барысы өчен дә чын спорт һәм сәламәт яшәү бәйрәме булды, анда катнашучылар бәйрәм атмосферасында ял көнен саф һавада бик яхшы үткәрделәр. Чара программасында юкигассен (команда уены) буенча мавыктыргыч турнирлар узды. Шулар нәтиҗәсендә 1 урынны Р. Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе, 2 урынны - 1 нче мәктәп, 3 урынны - 2 нче мәктәп командалары яулады. Лазертаг нәтиҗәләре буенча 2 нче мәктәп җиңде, 2 нче урынны - Татар гимназиясе , 3 нче урынны – 1нче мәктәп командасы алды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар бик тәмле урам ризыкларын татып карады. Футд-корт чемпионат кунакларын гастрономик фишкалар белән сөендерде. Бөтен чемпионат дәвамында кунакларны һәм катнашучыларны DJ-сет Казаннан танылган музыкант Malsi Music шатландырды. Архитекторлар теләүчеләр өчен булачак парк территориясе буенча экскурсия үткәрделәр һәм төзекләндерү проекты турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International