12 мартта "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә "Агросила" АҖ холдингы предприятиеләренең профсоюз оешмалары арасында "Агрокөчле чаңгы юлы-2022" ярышлары узды. Ир-атлар командасы составында: Руди Дмитрий Николаевич, Нургалин Руслан Фаяз улы, Горин Сергей Витальевич, Кузьмин Николай Елизарович һәм хатын-кызлар командасында : Тихонова Гөлназ Хаматхатыйф кызы, Никитина Светлана Константиновна, Болтачева Евгения Александровна, Колистратова Любовь Васильевна ярышты. Нәтиҗәдә «Зәй шикәре» ААҖ командасы барлык командалар арасында беренче урынны алды һәм акционерлык җәмгыятенең күчмә кубогын отты.