ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2023 ел
чәршәмбе
29 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

29
август, 2023 ел
сишәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне белән тәбриклим!
29 августта Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Республика көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр.

28
август, 2023 ел
дүшәмбе
Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид укучыларга сыйфатлы белем бирүне оештыру өчен 2023 елда «Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 9 нчы Зәй мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруда катнаша. «Доброшкола» проекты кысаларында мәктәптә инфраструктура яңартылды.
Бүген, Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү алдыннан, район башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева һәм Валентина Лыковага Татарстан Республикасын үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре, Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүенә 100 ел” медальләрен тапшырды.
26 августта «Энергия» стадионында «Сэламэтлек» спартакиадасы исәбенә предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында мини-лапта буенча беренчелек узды.
26-27 август көннәрендә Җәлил (Сарман районы) 2006 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында җәйге ОФП буенча Сарман районы башлыгы призына республика ярышлары узды, анда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге урта мәктәп спортчылары катнашты.

26
август, 2023 ел
шимбә
Бүген Зәй шәһәрендә Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында өч мөһим социаль әһәмиятле объект ачылды.

25
август, 2023 ел
җомга

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М.Хаҗипов “Район мәдәният идарәсендә хезмәтне саклау һәм техника иминлеге” темасына хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген "Энергетик" мәдәният йортында район башлыгы Р.Г.Кәримовның кыска вакытлы ялга килгән хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International