Бүген, Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү алдыннан, район башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева һәм Валентина Лыковага Татарстан Республикасын үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре, Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүенә 100 ел” медальләрен тапшырды. Алар икесе дә озын гомерле, парад формалары төрле орден һәм медальләр белән тулган. Ветераннарны хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев та котлады. Анна Ивановна белән Валентина Лыкованың сәламәтлекләре һәм кәефләре яхшы. Алар сугыш елларындагы хезмәтләре турындагы истәлекләр белән дә уртаклаштылар.