Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М.Хаҗипов “Район мәдәният идарәсендә хезмәтне саклау һәм техника иминлеге” темасына хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрде. Докладлар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.М.Хаҗипов һәм “Энергетик” мәдәният йорты директоры урынбасары А.Э.Искәндәрова чыгыш ясадылар. Киңәшмә барышында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләрне өйрәтү һәм тикшерү, хезмәтне саклау таләпләре, хезмәт шартларын махсус бәяләү, медицина тикшерүе һ.б. мәсьәләләр каралды. Утырышка Р.М.Хаҗипов йомгак ясады.