29 августта Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Республика көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр. Татарстан Республикасы көне-ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. Татарстан турында сөйләгәндә без үз ватаныбыз турында сөйлибез. Без монда тудык, монда яшибез. Безнең Республика уңдырышлы җирләргә, урманнарга, елгаларга бай. Европаның иң зур елгалары - Кама һәм Идел. Республикабыз милли бәйрәмнәрнең күплеге, традицион аш-суның күптөрлелеге, инфраструктураның бай үсеш алуы һәм башка күп нәрсәләр белән горурлана ала. Ә милли костюмнар? Әлбәттә, традицион костюмның матурлыгына игътибар итмичә дә булмый, ул һичшиксез теләсә кайсы бәйрәмнең мәҗбүри атрибуты, шулай ук теләсә кайсы костюмның аерылгысыз өлеше булып баш киеме түбәтәй тора. Балаларга түбәтәйләрнең килеп чыгышы, аның тышкы кыяфәте хуҗа статусына бәйле рәвештә ничек үзгәрүе турында сөйләделәр. Түбәтәйләр кыйммәтле тукымалардан эшләнгән һәм алтын җепләр белән бизәлгән булырга мөмкин. Түбәтәй буенча аны йөртүченең статусын җиңел билгеләргә мөмкин. «Түбәтәеңне генә ал, мин синең хәлеңне, каян икәнеңне аңлармын, бәйрәм итәсеңме яки кайгырасыңмы...» - диләр. Дәрестә катнашучыларның һәрберсе үз түбәтәйләрен ясарга тырышты, төсне, бизәкне җентекләп сайлап эшләделәр. Балалар әби-бабайларда нинди түбәтәйләр барлыгы һәм аларны нинди бәйрәмнәргә киюләре турында кызыксынып сөйләделәр.