«Доброшкола» проекты мөмкинлекләре чикле балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыра

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид укучыларга сыйфатлы белем бирүне оештыру өчен 2023 елда «Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 9 нчы Зәй мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруда катнаша. «Доброшкола» проекты кысаларында мәктәптә инфраструктура яңартылды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудырылды: ике логопедия кабинеты, педагог-психолог кабинеты, сенсор бүлмәсе, компьютер кабинетларына ремонт үткәрелде һәм тулысынча җиһазландырылды. Психологик-педагогик ярдәм итү һәм коррекцион эш күрсәтү өчен балалар һәм педагоглар өчен уңайлы шартлар тудырылды. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 9 нчы Зәй мәктәбенең директоры Мойкина Гөлнара Вәгыйз кызы билгеләп үткәнчә, «Доброшкола» проектын тормышка ашыруда мәктәпнең катнашуы – педагогларның һөнәри осталыгын арттыру һәм үз-үзен үстерү өчен көчле стимул. Аның нәтиҗәсе-белем бирү сыйфатын күтәрү, үзбилгеләнүнең уңышлы булуы һәм булачак чыгарылыш укучыларының шәхси компетенцияләрен үстерү. 9 нчы Зәй мәктәбенең «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектында катнашуы уңайлы белем бирү мохите булдырырга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның белем бирү сыйфатын арттыру өчен мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International