29 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кысаларында ТР муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Рәис Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңгән республика муниципалитетларына дистәләрчә яңа автомашина ачкычлары тапшырды. Җиңүчеләр арасында Зәй җирлекләре дә булуы сөендерә. Яңа автомобиль ачкычларын Рәис кулыннан Югары Мәлем һәм Поповка авыл җирлекләре башлыклары Ленар Сибгатуллин һәм Татьяна Попова алды. Аларга «Lada Niva Travei» маркалы җиңел автомобильләр тапшырылды. Шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан Рәис Рөстәм Миңнеханов исеменнән оештырылган тантаналы мәҗлестә катнашты.