Зәй брендын уйлап табу буенча бәйге иглан ителгән иде. Инде менә бренд барлыкка килде. Ул “З” хәрефен төрле символлар белән бизәүдән гыйбәрәт. Жюри карамагына 48 эшләмә тәкъдим ителгән иде. Шулардан сайлап алынган 3 эш иң күп тавыш алды. Җиңүченең эшләмәсе 56,2 процент тавыш җыйды. Авторның исеме дә билгеле. Ул безнең якташыбыз, Казан шәһәрендә дизайнер булып эшләүче Александр Кочеванов булды. Аңа 30 мең күләмендә гонорар билгеләнгән.