Зәйлеләр уңышлы чыгыш ясады

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

5-7 май көннәрендә Арча шәһәрендә билбау көрәше буенча республика Чемпионаты булып үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан 280 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр булып 76 кг. үлчәүдә Регина Салихова һәм Екатерина Бусова танылды, 100 кг. үлчәүдә Радик Салахов, Ильдар Хамитов шулай ук җиңүче булдылар. Икенче урынны 62 кг. үлчәүдә Динар Кәримов алды, 75 кг. үлчәүдә Ленар Садыков өченче урында, Насибуллин Ислам 6 урында. Командалар арасында 1 урында Арча, 2 нче урында Зәй, 3 урында Алексеевск көрәшчеләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International