11 май көнне Үзәк китапханәнең уку залында хәтер дәресе булып үтте. Дәрес – портрет Георгий Константин улы Жуковка һәм Константин Константин улы Рокоссовскийга багышланган иде. Китапханәче Зөлфия Илгат кызы Гыйлманова балаларны ике рус маршалының тормышы белән таныштырды, слайд-презентация күрсәтте, китап күргәзмәсе янында әңгәмә оештырды. Чарада 7-9 сыйныф коррекцион мәктәп укучылары катнашты.