Зәй тимер юл күперендә эш тулы куәттә бара

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Зәй тимер юл күпере төзелеше тулы куәттә бара. Төзүчеләр каммәмер килеп, терәкләргә куелган плитәләрне бетонлау эшен башкара: 1-3 терәкләр арасында плитәләр бетонланган инде, калган терәкләр арасында дәвам итәсе бар, соңгыларын май ахырына дип көтелә, ди “Монолит-строй” төзелеш оешмасы прорабы Дамир Мөхәммәтханов. Дүрт дистәгә якын төзүче биек балкаларга куелган плитәләр арасыннан күренеп-күренеп китәләр: бу эш аеруча саклык һәм сыйфатлы эшләүне сорый, шуңа да аны җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Алга таба плитәләр астына гидроизоляция һәм ике кат асфальт салыныр дип ниятләнә. Тимер юл кичүе кырларына барьерлар, тавыштан саклау экраннары урнаштырылачак. Аңа кадәр эш шактый әле биредә. Бүгенге көндә плитәләрне бетонлау эше белән параллель рәвештә күпергә кадәр юл салу өчен җир эшләре дә алып барыла. Бу эш белән 30 кеше мәшгуль. Әлеге эшкә җәлеп ителгән краннар, экскваторлар, катоклар, “КамАЗ” машиналары төзелеш мәйданын тагын да җанландырып җибәрде. Бер ел элек кенә тип-тигез булган урында биниһая зур һәм күләмле эш башкарылсын әле! Алга таба тимер юл күпере төзелешенә тагын да күбрәк эшче тартылыр дип көтелә. -Эш график буенча бара, билгеләнгән срокка күперне тапшырырга исәп, ди Дамир Мөхәммәтханов. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International