Зәйдә музей көнен билгеләп үтәләр

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Һәр елны 18 май көнне дөньяда халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык музейларда иртәдән кичкә кадәр кеше саны кимеми, киресенчә артканнан арта бара. Барлык экспонатлар да күргәзмә залларын бизәп балкып тора, ә музей хезмәткәрләре һәрвакыттагыча кызыклы итеп алар турында сөйли. Бәйрәмгә шулай ук төрле чаралар, фестиваль, лекцияләр, кызыклы экскурсияләр каралган. Музей залларында хаттә театрлаштырылган күренешләр үткәрү дә какралган. Шуңа күрә музейларга ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International