Зәй районы чәчүгә беренчеләрдән чыгып, аны беренчеләрдән булып тәмамлады. Тулаем алганда, район кыр эшләре буенча, башка районнар белән чагыштырганда, 10-15 көн алдан бара. Моның нәтиҗәсе буларак, бүген “Восток” агрофирмасының “Тукай” бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләүгә дә керештеләр. Әлеге агрофирма механизаторлары алдында 1810 гектар мәйдан биләгән күпьеллык үлләнәрдән печән әзерләү бурычы тора. Районда исә күпьеллык үләннәр 8200 гектар мәйдан били. Моның өчен агымдагы елда да терлек азыгы әзерләүчеләрне кызыксындыру чаралары уйланылган. Район механизаторлары 10 июньгә күпьеллыкларны беренче кат чабуны төгәлләргә ниятли. Терлек азыгы әзерләүдә агрофирмаларда Германия, Франциядә эшләнгән көчле техникалардан тупланган 4әр бригада эшләячәк. Эш исә тәүләк буе алып барылачак. Бүген “Тукай” бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү эшенә керешер алдыннан район башлыгы Разиф Кәримов белән “АгорКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов механизаторлар белән очрашып сөйләште, аларны кызыксындыру чаралары белән таныштырып, зур эш алдыннан хәер-фатиха бирделәр. Районда агымдагы ел - Сөт елы, шул рәвешле терлекчелекне табышлы тармак итү өчен максатчан эш бара. Бу уңайдан мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыруга, шул исәптән терлек азыгы әзерләүгә дә игътибар зур. Район буенча барлыгы 10000 тонна печән, 20000 тонна салам әзерләү, 51000 тонна сенаж һәм 56000 тонна силос салу, ягъни бер шартлы терлеккә 35 центер азык запасы туплау бурычы тора.
Рәзимә Кашапова