17 майда шәһәр мәдәният йортында наркотикларга каршы анкета сорауларына җавап бирделәр. Анкета үткәрү яшьләр өчен бик тә кирәкле чара, чөнки ул куркыныч астында торган төркемнәр өчен профилактика чарларының бер этапы булып тора. Анкета нәтиҗәләре буенча яшьләр наркотикларга каршы гына түгел, алар андый яшьүсмерләргә авыру итеп карыйлар. Ә кемнең яшьүсмер вакыттан ук авыру буласы килсен? Бары тик үз сәләмәтлегенә битараф булган кеше генә. Шулай булгач яшьтән үк үзеңне җитди тормышка әзерләү һәм бар яктан да сәләмәт булуга ни җитә. Шуңа күрә балалар- наркотикларга юк! – диделәр.