Балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2009 елның 17 маеннан балаларны рәхимсез караштан саклау өчен Россия Федерациясенең милли фонды инициативасы белән халыкара балалар ышанычы телефоны көне уздырыла. Аның 2016 елда чыккан девизы да бар. Ул “Ата-аналар ышанычы-балаларга ярдәм” дип атала. Зәй муниципаль районында 25 апрельдән 17 майга кадәр әлеге көнне билгеләп итү өчен бер айлык иглан ителгән иде. Ә 17 майда “Космос” яшьләр үзәгенә, музейга бушлай керү оештырылды. Барлык мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре үтте. Балалар бик теләп инша язу, рәсем бәйгеләрендә катнаштылар. Шулай ук 17 майда “Ышаныч телефонының бер минуты” акциясендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International